Юрий Гагаринның космоска очуына 60 ел булу уңаеннан (6+)

30 апрель көнне 16 нчы санлы китапханәдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Күкнең зәңгәр бәрхетенә йолдызлар чигелгән» танып белү сәгате үткәрелде. Чара вакытында балалар космонавтика тарихына кереп чумды: космик корабны ясаган галим-конструкторлар, инженерлар, космоска кешенең иң тугры дүрт аяклы дуслары – Лайка, Стрелка һәм Белка кушаматлы этләр һәм, әлбәттә, кешенең беренче тапкыр космоска очуы – Юрий Алексеевич Гагарин турында белде. Тәрбияләнүчеләр алып баручы белән бергә «Ракета» космик күнегүләре, «Планеталар» бармаклар гимнастикасы ясады, «Ракетаны җый» дидактик уены уйнады һәм космос турында табышмаклар чиште. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар игътибарына «Нәрсә ул космос?» дигән мультфильм тәкъдим ителде. Ул аларга Кояш системасы планеталары турында сөйләде. 
Чара азагында балалар «Җир һәм космос» дигән китап күргәзмәсе белән танышты. Анда космос, йолдызлар һәм планеталар турында китаплар тәкъдим ителде.   

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: